1 октябрь Затон поселогы китапханәсендә өлкәннәр Көненә багышланган “Тормыш корабында көзге сәяхәт” дип исемләнгән өлкәннәрне хөрмәтләү көне үтте. Китапханә хезмәткәрләре “ Иң мөһиме- без җаныбыз белән яшь” исемендәге күргәзмә оештырганнар. Анда өлкәннәр кул эше, кулинария, өлкәннәр өчен гимнастика төрләре язылган китаплар белән таныштылар. Шулай ук китапханәдә “Телибез Сезгә” акциясе узды. Теләгән кеше әби-бабаларга үз теләкләрен яза алу мөмкинлеге булган “Теләкләр” корабы ясалган.Укучыларыбызның җылы теләкләре безнең эби- бабаларыбызның йөрәкләрен гел җылытып торыр дип ышанып калабыз.