2014 елның 01 октяберендә өлкәннәр Көнендә мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Сәрдәр Абзал улы янына больницага хәлен белергә бардылар. Сәрдәр Абзал улы кунаклар килүгә бик шат иде һәм аларны бик җылы каршы алды.Мәдәният йорты хезмәткәрләре аны бәйрәм белән котлады, хәлләрен сораштылар, хәзерге вакытта сугыш ветераннарының ничек яшәгәне турында сөйләштеләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Сәрдәр Абзал улы күрешүдән бик кәнәгать калды һәм алда да шундый очрашулар булачагына ышануын белдерде.