Көзге календарьда гадәти булмаган көн бар.Бу көндә бөтен өлкәннәргә дә рәхмәт сүзе әйтәсе, аларга аеруча игътибарлы буласы килә.1 октябрь Тәмте авылы мәдәният йортында өлкәннәр Көненә багышланган “Без яшь идек” исемендәге бәйрәм чарасы үткәрелде.Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләрекызыклы сценарий,һәр чыгышның тәкъдирен әзерләгәннәр, ә актив катнашучы сәнгать үзешчәннәре тамашачыларны үзләренең концерт номерлары белән шатландырды.Концерт тәмамлангач килгән кунаклар белән бергәләп бәйрәм чәйләүе узды. Бәйрәмнең иганәчесе, Тәмте авыл җирлеге башлыгы Степанов А.В. чыгыш ясады. Китер алдыннан халык бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде.