1 октябрь Кама Тамагы Үзәк больницасы хезмәткәрләре өлкәннәр Көненә хөрмәтенә пенсионер-медикларны бәйрәм белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аларга исәнлек-саулык,озын гомер, дәртле рух теләделәр.
2 октябрь үзәк район больницасының терапия бүлегендә профсоюз активистлары төркеме өлкән пациентлар алдында музыкаль котлау белән чыгыш ясады.Активистлар алар өчен җырлар,шигырьләр башкарды һәм чын күңелдән чәчәкләр бүләк итте.