Укытучы көне белән!

2014 елның 3 октябре, җомга

           Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә яшьтәге белем педагоглары, педагогия хезмәте ветераннары!

Халыкара укытучылар көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз! Сез бөтен гөмерегезне игелекле һәм авыр хезмәткә: үсеп килүче буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган. Укытучы хезмәте һәрвакыт бәяләнде, ул кешедәзн аерым сыйфатлар таләп итә.

Баланы җаваплылыкка, куелган максатка ирешүгә, омтылышка, мөстәкыйль карар итергә өйрәтү гади генә түгел. Сезгә һөнәри бурычыгызга тугрылыгыгыз, үзегезне аямыйча эшләвегез һәм балаларга көн саен биргән күңел җылыгыз өчен зур рәхмәт.

Хөрмәтле укытучылар! Сез үз адресыгызга ихлас котлау һәм теләкләргә лаек. Авыр хезмәтегез шатлык кына алып килсен, укучыларыгыз районыбыз, республикабыз һәм Россиянең лаеклы гражданнары булсын. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗат илһамы һәм укучыларыгызның рәхмәтле булуын телим.

А.Р.Малюков,                                                                                                                                                                                 Кама Тамагы муниципаль район                                                                                                                                              башкарма комитеты җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International