6 октябрь Кече Мәрәтхуҗа авылы мәдәният йортында “Тау ягы”(җитәкчесе Әнәс Мәгдиев) татар фольклор коллективының концерты булды.Авылның мәдәният йортында өлкәннәр өчен чәй табыны әзерләнгән иде.
Бәйрәм чарасын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Шаймурзин И.Г. ачты һәм Кама Тамагы районы Башлыгы исеменнән бөтен өлкәннәрне өлкәннәр Көне белән котлады.Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Зиганшин А.Г. шулай ук өлкән буынга чын күңелдән котлау сүзләре әйтте.Тамашачыларга үзләренң яраткан татар җырларын һәм биюләрен “Тау ягы”фольклор коллективы һәм Суфия Губайдуллина бүләк иттеләр.