Халыкара укытучы Көненә багышланган тантаналы чара

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

6 октябрь районыбызның педагогика хезмәткәрләренең 25 кешедән торган делегациясе Халыкара укытучы Көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар.Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов  катнашты.

Тантаналы чара башланыр алдыннан тамашачыларга Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, СССРның халык укытучысы Әнәс Салахов һәм КФУ ректоры Гафуров Ильшатның видеокотлауларын күрсәттеләр.

Республика Башлыгы әйтүенчә, Татарстанның мәгариф системасында конкуренциягә сәләтлелеге үсә.

“Әгәр дә без бөтен системаны: мәктәпләр,балалар бакчаларын, ВУЗларны  корып башкарсак,Татарстан конкуренциягә иң сәләтле республика була”- диде Рөстәм Минниханов.

Соңыннан Республика Башлыгы Дәүләт бүләкләре тапшырды.

Яна Чурикова җитәкчелегендәге тантаналы чара музыкаль номерлар белән дәвам итте.Республика укытучылары алдында “Голос” проекты җиңүчесе, “Евровидение-2013” финалисты Дина Гарипова, ТР ның халык артисты Салават Фатхетдинов чыгыч ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International