3 октябрь Затон урта мәктәбендә Укытучы Көне алдыннан “Үзидарәләр көне” булды, оештыручылар – киләчәк укуны тәмалаучылар(11 сыйныф).
Укытучылар өчен бәйрәм бусагадан ук башланды. Мәктәпкә керү янында укытучыларны 5 нче һәм 11 сыйныф укучылары алкышлар белән каршы алдылар. Алга таба сыйныф сәгате үтте,анда укучылар үзләренең укытучыларын котладылар.Бу көнне бөтен дәресләрне дә 11 сыйныф алып барды.
Заманча технологияләр,рус теле,математика,географияләрне кулланып педагоглар өчен дә дәресләр әзерләнгән иде,алар бүген 12 сыйныф булдылар. Дәреснең темасы: “Мәктәп көне киресенчә”,дәреснең төп максаты- алдагы уку елына яхшы кәеф туплау.
Уку көне ахырында педагоглар концертка чакырылдылар.Алар бөтен коллектив белән “Ал җилкән” теплоходында бәйрәм сәяхәтенә киттеләр.Затон мәктәбе педагоглары өчен теплоход бортында танылган артистлар катнашуында “Голубой огонек”оештырылган иде.Укытучылар теплоход командасына булыштылар,конкурсларда да актив катнаштылар.
Сәяхәт ахырында хезмәттәшләрен мәктәп директоры Сорркин А.И. котлады һәм РОО исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.