Дөньяны тирә-якны матурлыкка күмеп алтын көз килде. Көзнең зур бәйрәмнәренең берсе - өлкәннәр көне. Быел ике зур бәйрәм бергә туры килде – өлкәннәр көне белән Корбан гаете. 7 октябрь көне Кече Карамал мәчетендә өлкәннәр көне уңаеннан Корбан бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә авыл халкы актив катнашты. Чалган корбаннарыннан мәчеткә дә өлеш чыгардылар. Барысына да суйган корбаннары кабул булсын. Беренче сүз ишетеп авыл советы рәисе Мөнир Габдулла ула өлкәннәребезгә изге теләкләрен җиткерде. Районнан килгән вәкил Газинур Әүхәт улыда картларыбызны бәйрәм белән тәбрикләде.
Авылыбыз мулласы Галимов Яхут Көръән аятләрен укыды. Әбиләребез мөнәҗәтләр әйтте. Әби-бабайлар 37дән артык җыелганнар. Алар таралгач та мәчеткә яшьләр килде. Йөри алмаганнарга Корбан шулпасы өйләренә таратылды. Өлкәннәр бик канәгать калды. Кабат-кабат рәхмәт әйттеләр. Бу эштә башлап йөрүчеләр остабикәбез Муталлапова Гөлчирә абыстай, клуб хезмәткәрләре Гыйльмуллина Лилия, Хабибуллина Илхамия, Рахимова Зөһрәгә олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Гизатова Гөлнур