Ашыгыч ярдәм хәбәр итә

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

29.09.2014 алып  06.10.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 142 чакыру булган, 6 кеше госпитальгә салынган. Кама Тамагылыларның медикларга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - гипертония авыруы - 23 чакыру. Юл-транспорт хәләкәтләре - 1 чакыру. Буа шәһәренең күптамырлы үзәгенә 2 кеше җибәрелгән
Т
әмте табиб амбулаториясенә 14 чакыру, Сөйки табиб амбулаториясенә 3 чакыру, Олы Кариле табиб амбулаториясенә 5 чакыру булды.

Искә төшереп китәбез, "Ашыгыч ярдәмне" "03" телефоны буенча, кәрәзле телефоннан "103" яисә "030" номерын җыеп чакыртып була (шалтырату бушлай). Тормышка куркыныч янаган чакта - "112" номерына шалтыратырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International