Cәүдә предприятияләре өчен конкурс!

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

 “Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә кую кысаларында республикада “Татарстан Республикасында сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт телен куллану” конкурсы старт ала.

Аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты” ВПО ФГБОУ Казан институты (филиалы) оештыра. Конкурс түләүсез нигездә оештырыла һәм сәүдә хезмәткәрләренең һөнәри үсешен арттыруга юнәлдерлгән. Конкурсның максаты – ТР дәүләт телләрен яхшы белүче сәүдә хезмәткәрләрен ачыклау. Конкурс төрле номинацияләрдә үткәрелә. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылачак. Акчалата премия күләме җиңүчеләр өчен түбәндәгечә: “Гран-при” – 15 мең сум, 1 урын – 10 мең сум (һәр номинациядә), 2 урын – 5 мең сум (һәр номинациядә) Сәүдә хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International