Иске Казиле авыл җирлегендә дә “Өлкәннәрдә акыл-сабырлык...” дип исемләнгән бәйрәм чаралары һәм Корбан бәйрәмнәре үткәрелде

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

  Белгәнебезчә октябрь аеның беренче ункөнлеге “Өлкәннәр декадасы” итеп игълан ителгән. Быел Изге Гает бәйрәмебез дә, шушы ункөнлектә туры килде.  Иске Казиле авыл җирлегендә дә “Өлкәннәрдә акыл-сабырлык...” дип исемләнгән бәйрәм чаралары һәм Корбан бәйрәмнәре үткәрелде. Иске Казиле авыл җирлегендә барлыгы 132 песионер (Каратал-50, Иске Казиле 57, Атабай-15, Бишалаб-10) яши. Бәйрәмгә бу кешеләрнең барысы да һәм авыл халкы чакырылган иде. Беренче булып, бәйрәмнәр эстафетасын Иске Казиле авылы мәдәният йортында ачып җибәрдек.  1 октябрь көнне анда Өлкәннәр көне уздырылды. 5 октябрдә Атабай авылы мәдәният йортында- Бишалаб һәм Атабай авылы өлкәннәре өчен,  7 октябрь көнне Каратал авылы мәдәният йортына Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме  булды, ә инде 8 октябрьдә Иске Казиле авыл мәдәният йортында Корбан бәйрәме уздырылды

Кичәне авыл җирлеге башлыгы И.Х. Сагьдиев ачты,  килгән кунакларны  бәйрәм белән котлады.

  Бәйрәм белән котларга, Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары  Габидуллин Газинур Әүхәт улы һәм Кама Тамагы муниципаль район башлыгының социаль мәсәләләр буенча урынбасары  Шәйморзин Илдан Галимҗан  улы килгән иде.

      "Бүгенге өлкән буын – дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган, яу кырларында фашистларга каршы сугышып һәм тылда алны-ялны белми хезмәт итеп Бөек Җиңүне якынайткан, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу өчен бөтен көчен куйган, илебезне көчле, куәтле дәүләт итү өчен намус белән эшләгән, олы хөрмәткә лаек шәхесләребез ул. Әле дә алар актив тормыш белән яшәргә омтыла, яшь буынны әхлаклы тәрбияләүгә үз өлешен кертә, халкыбызның бай рухи мирасын түкми-чәчми бүгенге яшьләргә тапшырырга тырыша. Өлкәннәребез безнең өчен туган илне чиксез ярату, хезмәт сөючәнлек, олы җаваплылык, түземлелек, оптимистлык үрнәге. Алар турында һәрдаим кайгырту, хөрмәтләү һәм олылау – безнең бурычыбыз. Хөрмәтле өлкәннәребез! Бәйрәм белән кайнар тәбрикләп, һәркайсыгызга сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез", дигән сүзләр бар иде аларның котлауларында.

   Корбан бәйрәмнәре уздыру өчен “Красный Восток” агрофирмасы һәр мәчеткә акчалата ярдәм итте. Авылларыбызның имам хатиблары Яруллин Галимҗан Зиннәтулла улы, Фәйзуллин Җәүдәт Талип улы, Шәйхетдинов Гали Миңнур улы һәм мәчет картлары бу изге эшне башлап йөрделәр. Хадиева Ә. Г., Яруллина Т. Г., Әскәрова Т. Г., Вафина И. Р., Сөләйманова Д.Д., Галиуллина Г. Ә., Зиннурова И., Шәйхетдинова Ф. И. Корбан ашын, чәй табынын әзерләделәр.

   Өлкәннәребез шушы бәйрәмнәрне  үткәргәннәре өчен “Красный Восток” агрофирмасына, авыл җирлеге башлыгы И.Х. Сәгдиевка һәм аның коллективына, мәдәният хезмәткәрләренә, мул өстәлне әзерләүдә зур өлеш керткән барлык кешегә дә зур уңышлар теләп, киләсе елларда да Корбан табыннарында очрашырга язса иде дигән изге теләкләр белән таралыштылар.

   Шулай ук өлкәннәр ункөнлегендә, Спас районы, Болгар шәһәрендәге картлар йортында тәрбияләнүче  Шәрәфиева Миннебаян Гайфулла кызының да хәлен белеп кайту планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International