Халкыбызнын күркәм милли бәйрәмнәре бик куп. Дини бәйрәмнәрнен берсе - Корбан бәйрәме. Бу бәйрәм уңаеннан, 8 нче октябрь көнне Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылында корбан ашы үткәрелде, авылыбызның имам-хатибы Рәшит Галиев дин һәм әхлак турында вәгазь, үгет-нәсыйхәтләр сөйләде. Бу бәйрәмне үткәрүче һәм Балчыклы авылы мәчетен төзегәндә үзенең зур өлешен керткән, авылыбызга бер бәйләнеше булмаган кардәшебезгә Шәйхетдинов Хәлим Хәмит улына, шулай ук, бәйрәмне оештырып йөрүче, ару-талу белмәс сиксән яшен тутырып килуче Рәшит ага Исламовка да барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Авылыбызның килгән барлык халкы Корбан итеннән пешерелгән ризыклар белән сыйландылар.
Кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияли торган бу бәйрәмне олылыйк!!!