Олы Бортас авылында өлкәннәр көне

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Олы Бортас авыл җирлегендә һәр елны бу бәйрәмне зурлап билгеләп утәбез. Җирлектә барлыгы 128 пенсионер бар.  Алар – безнең горурлыгыбыз. Өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм-кичәнең 1 нче өлешендә мәктәп укучылары концерт куйдылар. Авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгдиев, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы ярдәмчесе Ильназ Хуснутдинов өлкәннәребезне котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук Нурлыгаян Кәримова, Фатыйма Сәгдиева өлкәннәргә багышлап үзләренең матур җырлары белән чыгыш ясадылар.  Бәйрәм-кичә чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International