Кисәтелгән, димәк, коралланган!

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Статистика күрсәткәнчә, алдыкчылар кулына барыннан бигрәк өлкәннәр килеп эләгә.

9 октябрьдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлеге психологы Маргарита Матвеева “Кисәтелгән, димәк коралланган!” чарасы үткәрде. Анда өлкәннәр арасында алдануны һәм алдану очракларында гамәлләр мәсьәләсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Психолог республика территориясендә соңгы елда алдау фактларын китерде. Шулай ук өлкәннәргә карата җинаятьчеләр кулланган төп алымнар турында сөйләде. Чарада катнашучыларга алдакчыларның өлкәннәргә карата еш куллана торган алымнарга бәя бирелде. Чарада катнашучы өлкәннәр үзләре белән булган хәлләр турында сөйләде, сораулар бирделәр, катлаулы хәлгә юлыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге хакында белешмә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International