4 октябрьдә Балтач авылында яшәүче Сәүхәрия Гата кызы Гиниятова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин Кама Тамагы муниципаль район башлыгы исеменнән җылы сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды. Балтач авыл җирлеге башлыгы Хәниф Гатауллин Сәүхәрия әбине зур юбилее белән котлады.
Сәүхәрия Гата кызы Гиниятова авыр тормыш юлын уза.16 яше дә тулмаган кызчык туган авылы Балтачтан Мәскәүгә юл тота һәм хәрби заводка эшкә керә.
Ләкин Бөек Ватан сугышы башлана. Ул туган авылына әйләнеп кайта.Аны кайту белән окоп казырга җибәрәләр.3 ай буе эшлиләр, үз эшен тырышып, намус белән башкара.18 яшьлек кызның уңганлыгын , эшкә батырлыгын бик тиз күреп алалар, аны Олы Кариле МТС ына укырга җибәрәләр. Кулына трактор йөртү таныклыгы алгач, тракторы белән авылның гына түгел, районның күп кырларында эшләргә туры килә аңа. 5 ел тракторчы булып эшли.
“Тракторлар тузган, запчасть юк иде», -дип искә ала ул.
Сугыш беткәч, авыл егете Идият Гиниятов белән гаилә корып, 6 бала тәрбияләп үстерәләр.
Хәзерге көндә Хәлим һәм Илзирә Чаллы шәһәрендә, Рузилә һәм Гөлфинә Казанда, Җәүдәт Балтач авылында яшиләр.Тик Хәнифе генә вакытсыз араларыннан китеп барды. Бүген барлык балалары туган нигезгә җыелдылар.
Картлык көнендә балаларның кайгыртуын тоеп, ярдәм итүләренә сөенеп яши Сәүхәрия әби.