Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез.
Җир кешеләрдән һәрчак сакчыл караш, игътибар һәм кайгырту таләп итүче төп байлык булды һәм булып кала. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре хезмәте, кыенлыкларга карамастан, җәмгыятьтә иң мактаулы һәм хөрмәтле хезмәтләрнең берсе булып кала һәм сез сайлаган һөнәрегезгә тугры булып каласыз.
Фидакарь һәм намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә. Ышанып шуны әйтә алам, уртак көчләр белән без традицион хуҗалык эшчәнлеге алып баручы районда яшәүчеләрнең социаль-иктисадый хәлен яхшырта алырбыз, яңа эш урыннары булдырырбыз һәм авыл хуҗалыгын яңа үрләргә күтәрербез.
Чын күңелдән һәркемгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге телибез. Хезмәтегез йортларыгызга муллык китерсен, үстергән бай уңышыгыз өстәлләрегезне бизәп торсын.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы З.Г.Гарәфиев