Өлкәннәр ункөнлеге

2014 елның 10 октябре, җомга

Кама Тамагы МР авыл җирлекләрендә Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелде.                                                                                               

2014 елның 1 октябрендә Өлкәннәр көне Мордва Каратае авылының мәдәният йортында үткәрелде. Бәйрәм башында Кирельский авыл җирлеге башлыгы Лазарева Валентина Александр кызы өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларның авыл иминлеге һәм үсештерү өчен күп көч куйганнарын аеруча билгеләп китте. Аннары кунакларны Кама Тамагы районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Юманов Дмитрий Виталий улы котлап узды. Бәйрәмдә катнашучылар рәхәтләнеп концерт номерларын карадылар. Бәйрәм чәйләү белән тәмамланды. Чәй артында кунаклар бик кызыксынып әңгәмәдә катнаштылар, яшь чактагы җырларын башкардылар.

2014 елның 6 октябрендә Кирельский авыл җирлегенең Ишем авыл мәдәният йортында сугыш ветераннары, тыл хезмәтчеләре, пенсионерлар хөрмәтләп чәйгә алынды. Ишем авылының олы буын вәкилләрен Кама Тамагы МР Башкарма комитеты җитәкчесе Малюков Айрат Ринат улы котлады. Чәй артында өлкәннәр үзләренең яшь чакларын искә алып, беразга гына булса да кайгыларын һәм авырлыкларын онытып, уңай эмоцияләр һәм рухи җылылык алдылар.

8 октябрь көне Варварино, Балтач, Кече Салтык һәм Яшелчә авылларында бәйрәм концертлары үткәрелде. Өлкәннәрне авыл җирлеге башлыклары һәм район администрациясе вәкилләре котлады. Концертлар ахырында, традиция буенча, өлкәннәрне чәйгә алдылар. Кече Салтык авылында юбилярларны хөрмәтләделәр – узләренең “алтын” туйларын Галиевлар һәм Батталовлар гаиләсе билгеләп үттеләр. Яшелчә авылында Садыйковлар 60 ел бергә гөмер итү –“бриллиант” туйларын һәм  икесенең дә 80-яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Кунаклар бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International