«Балкыш-Сияние»

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

11 октябрьдә Ветераннар арасында үзешчән башкаручылар III Республика фестиваленең гала -концерты Татарстан дәүләт филармониясендә узды. Әлеге фестиваль 2012 елдан бирле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән үткәрелә. Катнашучыларны,оештыручыларны,кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы рәисе,фестивальнең оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Безнең районнан фестивальдә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильдан Шаймурзин, МР башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибатуллина катнашты.Гала-концертта 25 районнан һәм шәһәрләрдән җырчылар,оригиналь жанр артистлары,музыкантлар чыгыш ясады.Фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланганга күрә сугыш еллары, туган ил турындагы җырларга өстенлек бирелде.Филармония сценасында безнең район үзешчән артистлары"Балкыш-Сияние"ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестивале дипломантлары Суфия Гөбәйдуллина һәм Фәрит Садыков дуэты "Туган җирем - Татарстан"(Александр Ключарев музыкасы,Гөлшат Зәйнәшева сүзләре) җырын башкарды,аккомпаниатор - Әнәс Мәһдиев.Фәрит Садыков һәм Суфия Гөбәйдуллина лауреат дипломнарына лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International