ТИН фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

13 октябрь Затон урта мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы узды. Ул гамәли һәм теория өлешләреннән гыйбарәт иде. Олимпиадада 7-11 сыйныфлардан 34 укучы катнашты. Алар беренче медицина ярдәме, АК-74 автоматын сүтеп- җыюда күнекмәләрен күрсәтте . Шулай ук катнашучылар янгын сүндерүчеләр киемен киеп шартлы янгын чыгу урынын сүндерделәр, янгын сүндерү шлангларын да кулландылар. Олимпиада нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International