Һава шартлары бозыла

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада бу көннәрдә яңгыр, төньякта – карлы яңгыр, урыны белән юлларда бозлавык булдырып, кыска вакытлы буран көтелә.

Урта Идел буена актив көньяк-көнбатыш циклоны килүгә бәйле рәвештә 17-21 октябрьдә ТР территориясендә һава температура төшеп, һава шартларының шактый үзгәрүе көтелә. Бу хакта ТР гидрометеорология һәм тирә якка мониторинг идарәсе хәбәр итә. Татарстанда 17 октябрь төнендә һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градус җылы булачак. 19-20 октябрьдә республика территориясендә һава температурасы тагын да төшәчәк – төнлә 5-10 градус, көндез 0-4 градус салкын көтелә. Юлларда сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International