Г.Тукайның “Аллаһ гыйшкы хакына” исемле китабына презентация

2014 елның 17 октябре, җомга

16 октябрьдә үзәк китапханәдә Корбан бәйрәме уңаеннан Г.Тукайның “Аллаһ гыйшкы хакына” исемле китабына презентация үткәрелде. “Ак калфак” клубына йөрүче ак яулыклы апаларыбыз Тукайның дини шигырьләре белән таныштылар. Катнашучылар Г.Тукайның дин темасына багышланган шигырьләре белән таныштылар. Бәйрәм табыны артында Корбан Гаете бәйрәменең тарихын тыңладылар, догалар укыдылар, җылы теләкләр теләделәр. Чара ахырында чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International