16 октябрь Кама Тамагы муниципаль районы Советы утырышлар залында ТИҮ рәисләренең оештыру утырышы булды. Утырышны Кама Тамагы районы башлыгы Гарәфиев З.Г. алып барды. Эш барышында килеп чыккан кыенлыклар турында ТИҮ рәисләре Суфия Гобәйдуллина,Альмира Винникова, Павел Чередилин чыгыш ясадылар. ТИҮ рәисләре Ассоцияциясе төзергә карар кылынды.Ассоцияциягә халык сайлаган 20 рәис дә керде,аларның берсе- Кама Тамагы микрорайоны ТИҮ рәисе Юрий Алексеевич Ильин- Ассоцияция рәисе итеп сайланды. Биредә үк биш кеше составында Ассоциация Советы сайланды – Мидхәт Гыймадиев, Геннадий Арсланов, Юрий Ильин, Павел Чередилин һәм Суфия Гобәйдуллина. Соңгы икесе ассоциация рәисе урынбасарлары итеп тәкъдим ителде һәм сайланды.