17 октябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары белән "Коррупциягә каршы тору" темасына сыйныф сәгате үткәрелде. МР башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Илназ Хөснетдинов укучыларны мәгариф, медицина тармагында, хакимиятнең муниципаль органнарында коррупция таралу проблемасы белән таныштырды. Әңгәмә диалог формасында үткәрелде һәм укучылар әлеге проблеманы тикшерүдә актив катнашты, Чара ахырында укучылар арасында аноним анкета үткәрелде.
“Нәрсә ул коррупция?” соравына, соралганнардан 36% -ришвәт, 11%-Акча янап алу,53%- законга каршы булган гамәл дип җавап бирделәр.
66% коррупцияне бөтен җирдә очратырга мөмкин дип уйлый,9%- политикада, 11% ВУЗларда, 15%- полдицияләрдә һәм судта.
Коррупция турында мәгълуматны соралганнарның 37% алган, танышлардан, дуслардан, туганнардан -5%ишеткәннәр. 10% бу сирәк күренеш дип уйлый, 74 % -гадәти күренеш, 15% җавап бирергә кыенсына. Мәктәптәге коррупция турында 78% күренешләр юк дип җавап биргән.60% коррупциягә каршы торырга кирәк дип уйлый. 20 % төрле ситуация булырга мөмкин дип саный, 15% каршы тору файдасыз дип җавап биргәннәр.
Коррупциягщ каршы торуның эффетивлыгын күбәйтү өчен 39% законнарны катылаштырырга тәкъдим итә, 40% намусылык та җитә дип уйлый.