Фермерларга ярдәмгә

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасында 2014 елда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашу өчен крестьян-фермер хуҗалыкларын конкурс сайлап алуда катнашуга заявкалар кабул итә.

- Грантлар түбәндәге проект куәте булганда бирелә:

-  24 баш сыердан ким булмаган сөтчелек фермасы;

- Эре мөгезле терлек симертү фермасы ( баш саны 30 дан да ким булмаса);

- Дуңгызчылык фермасы-ким дигәндә10 ана дуңгыз(50 дуңгыз);

- Сарыкчылык фермасы – ким дигәндә 100 сарык;

- Савым кәҗәләре- ким дигәндә 50 баш;

- Кошчылык фермалары – ким дигәндә 4000 баш бройлер яки 1000 баш каз;

- Кошчылык фермалары-ким дигәндә 20 000 бытбылдык;

- Күркә үрчетү фермасы-ким дигәндә 2000 баш;

- Ат фермасы- ким дигәндә 30 баш (20 бия);

Документларны һәм заявкаларны кабул итү түбәндәге адрес буенча: 420014, ТР,Казан, Федосеев урамы,36 йорт, 3 кат,309 каб. Документлар һәм заявкалар 2014 елның 21 октябреннән 30 октябрьгә кадәр кабул ителә (эш көннәрендә 9 -11сәг. Һәм 13 -16 сәг.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International