Налогларны 5 ноябрьгә кадәр түләргә кирәк

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

5 ноябрьгә кадәр йортлар һәм башка корылмалар, җир участоклары һәм автомашиналар хуҗаларына милек, җир һәм транспорт салымын түләргә кирәк. Районда яшәүчеләрнең барысы да салым түләү өчен квитанцияләр алды. Әгәр анда төгәлсезлек яки дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәгез, сезгә тизарада үзегезнең салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документларны “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аша электрон төрдә www.nalog.ru сайтыннан да алырга мөмкин.“Салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисына керү өчен салым түләүче Федераль Налог Хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала, логин белән пароль алу өчен www.nalog.ru сайты аркылы сервиска кушылу гаризасы язырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International