Кичә Затон урта мәктәбендә “Коррупциягә каршы тору” сыйныф сәгате 8-11 сыйныф укучылары өчен оештырылды. Аны муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Илназ Хөснетдинов алып барды. Беренче өлешендә коррупция турында мәгълүмат бирелде, икенче өлешендә укучылардан анкета тутырттылар. Очрашуның ахырында нәтиҗәләр чыгарылды.