17 октябрьдә “Акчарлак” спорт комплексында Кама Тамагы һәм Апас районнарында ПФР идарәсе, яшьләр эше һәм спорт бүлеге катнашында Россия пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе район пенсионерлары арасында дүрт категориядә шахмат-шашка турниры үткәрде.Хатын-кызлар арасында шашка буенча беренче урынны- Антонина Игнатьева, шахмат буенча хатын-кызлар арасында беренче урынны- Александра Кукина алды. Ирләр арасында шашка буенча беренче урында- Юрислам Мозаффаров, шахмат буенча беренче урынга- Владимир Сороковнин чыкты. Катнашучылар һәм тамашачылар турнирны оештыручыларга чараны җиһазландырган һәм бик яхшы оештырган өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр.