22 октябрь Тәмте урта мәктәбендә “Хокук саклаучылар” кисәтү отряды һәм “Үзеңә ышан!” СМС-отряды тәнәфестә ”Сәламәт әни –сәламәт бала!” акциясе үткәрде. Акциядә кызлар һәм хатын-кызлар катнашты.Акция барышында аларга викторина сораулары бирелде, бер көнгә начар гадәтләрдән баш тарту контрактларына кул куелды.