Кече авыллар көне

2014 елның 24 октябре, җомга

2014 елның 23 октябрендә Малаевка һәм Архангел Кәрилесендә кече авыллар көне үткәрелде. Бәйрәмдә Кама Тамагы МР башлыгы урынбасары Г.Ә. Гәбидуллин, район администрациясе вәкилләре, район службалары җитәкчеләре катнашты. ҖЧҖ “Кооператор” көчләре белән сәүдә оештырылды. Үзәк район сырхауханәсенең участок табиблары авылда яшәүчеләрнең сәламәтлекләрен тикшерделәр. Шулай ук, теләүчеләр өчен дару препаратларын сатып алу мөмкинлеге булды. Ике авыл яшәүчеләрен дә дулкынландырып торган төп сорау – кыш чорында юллар хәлен тәртиптә тоту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International