Шөгыльдә 9А сыйныф укучылары катнашты (сыйның җитәкчесе Ләйлә Хәсәнова). Шөгыль «бәхет» кебек төшенчәгә багышланды һәм ышаныч тренингы белән “Мандаллар” арт-терапевтик күнекмәләреннән торды. Әңгәмә йөрешендә балалар “бәхетне” субъектив категория буларак характерладылар. Әлбәттә, ниндидер тыштан килгән вакыйгалар бәхет сизелешен китерергә мөмкин, ләкин ул вакытлыча гына. Даими, озак бәхет сизелешен без үз-үзебезнең эчебездә генә булдыра алабыз! Балаларга рекомендацияләр бирелде: хәзерге вакытта сөенеп яшәргә һәм яхшылык көтәргә, үзеңә һәм тирә-яктагыларга рәхмәтле булырга, бертуктамый укырга һәм үсенергә.