2014 елның 24 октябрендә Теньки урта гомуми белем мәктәбендә “Законнар кайда туа?” темасына багышланган Парламент дәресе-2014 үткәрелде. Дәрес презентация һәм рольле уеннар формасында үтте. 20-24 октябрьдә укучылар арасында кеше һәм гражданнар бурычларын һәм конституция хокукларын белү һәм төшенүгә юнәлгән иҗади конкурслар үткәрелде.