2014 елның 24 октябрендә сәг.10:30 да “Салават күпере” №1 балалар бакчасының мәктәпкә әзерләү төркеме балаларын (тәрбиячеләр Н.Ә.Лазарева, Ф.А.Сәлимова) Кама Тамагы МР китапханә хезмәткәрләре танылган татар язучысы Абдулла Алиш биографиясе һәм аның иҗаты белән таныштырдылар.