Муниципаль хезмәткәрләр ГТО нормалары тапшырдылар

2014 елның 25 октябре, шимбә

Бүген “Акчарлак ” спорт комплексында муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм муниципаль хезмәткәрләр ГТО нормалары тапшырдылар.Шулай ук,  бу спорт бәйрәмендә 3 белем учрежденияләләре: 2 Кама Тамагы һәм Затон мәктәпләре катнашты.Бүген хезмәткәрләр һәм укытучылар урыннан озынлыкка сикерү, ир-егетләргә 16 кг массалы гиря кутәрү, түгәрәк буенча  спорт йөрүе һәм йөзү кебек нормативларга ГТО тапшырдылар. Спортның әлеге төрләре буенча һәркем үз яшь төркемендә ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым-аерым катнашты. Һәркем дәртле кәеф белән ГТО нормалары тапшырырга килгән.Барлык муниципаль хезмәткәрләр һәм районның поселение башлыклары да ГТО нормалары тапшырды диярлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International