Сәгать уклары күчерергә онытмагыз

2014 елның 25 октябре, шимбә
Россия законы нигезендә киләчәктә сәгать укларын сезонлы күчерү каралмаган. Татарстан федерациянең 52 субъекты арасында 2нче вакыт зонасына керә – 11дән иң зурысы (Мәскәү вакыты). “Кышкы вакытка” күчү белән электр энергиясен исәпкә алуның күп функцияле, шул исәптән ике тарифлы приборлары билгеләнгән техник параметрларга туры килмәячәк: алар тәүлек сәгатен һәм зонаны закон нормаларын бозып билгеләячәк. Куллану зонасын дөрес ачыклау өчен кулланучыларга андый счетчикларны яңадан көйләргә кирәк. Бу электр энергиясе кыйммәтләнүне булдырмаска ярдәм итәчәк. Электр счетчикларын көйләү өчен кулланучыларга район электр челтәренә яки эшчәнлекнең әлеге төре белән шөгыльләнүче башка оешмаларга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Бу хакта “Татэнергосбытка” вакытында хәбәр итсәгез, сәгать укларын күчерү проблемасы булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International