Грипп һәм ОРВИ белән авырмас өчен табиблар районыбыз яшәүчеләренә махсус прививкалар ясарга катгый тәгъдим итәләр. Үзәк район сырхауханә мәгълүматлары буенча, хәзерге көндә районда 4100 кешегә гриппка каршы “Гриппол” һәм “Гриппол плюс” вакциналары белән прививка ясалган. Шул санда 1600 бала һәм 2500 олы кеше. Гриппка каршы тору вакцинасы тулы күләмдә килде. Иммунизация профилактик прививкаларының милли календаре чикләрендә мәктәпкәчә оешмаларга йорүче балалар, укучылар, медицина эшчеләре, 60 яшьтән олырак пенсионерлар, белем бирүче оешмалар хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү һәм транспорт сферасы эшчеләре , призывниклар һ.б. өчен үткәрелә.