Туган як мәдәниятында – халык җаны

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

2014 елның 27 октябрендә Куйбышев исемендәге Затон поселогы китапханәсендә “Туган як мәдәниятында – халык җаны”  туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Бу чара мәдәният елы чикләрендә үтте. Чарада булганнар татар халкының мәдәнияты, гореф-гадәтләре, фольклоры,  халык бәйрәмнәре һәм йолалары турынла белделәр, татар халык ашлары белән таныштылар. Ә чара йомгаклавында викторинада катнаштылар.

Китапханә хезмәткәрләре татарларның үзенчәлекле мәдәнияты турында презентация әзерләделәр, бәйрәмдә татар халык җырлары яңгырады. Булганнарның барсыда танылган татар шагыйрьләре, рәссамнары, скульпторлары, композиторлары турында әдәбият белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International