27 октябрьдә “Мөстәкыйль балалар” республика проектының “Лидер” отрядында катнашучылар “Наркотикларсыз тормыш” республика айлыгы кысаларында “Без сәламәт буын яклы” акциясендә катнашты.
Берничә төркемгә бүленеп, мәктәп волонтерлары тәнәфесләрдә укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә кушылырга өндәде, бер көнлек контрактка кул куеп, акциядә катнашырга тәкъдим итте Акциядә 20 волонтер катнашып, 230дан артык кешене акциягә җәлеп итте.