Тиздән син Россиягә хезмәт итәчәксең

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Чара башында егетләрне хәрби комиссар Дамир Сергеев котлады. Ул егетләребезгә озак еллар дәвамында районыбыз белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булган шефлыкка алынган частьләрдә хезмәт итәргә туры киләчәген хәбәр итте. Шулай ук Дамир Владимирович призывникларыбызның Украинага да, Кырымга да җибәрелмәүләренә ышандырды. «Егетләрне алда Ватаныбызга бер ел хезмәт итү көтә, алар бу вакыт эчендә хәрби эшне, намуслылык һәм батырлык фәнен үзләштерегә тиеш, аларны яратулары һәм туган якларында көтеп торулары турында уй җылытырга тиеш», – диде Дамир Владимрович. Район башлыгы урынбасары Газинур Гәбидуллин егетләргә изге теләкләрен һәм котлауларын җиткерде. Ул быелгы көзге призывта план буенча 25 кешенең Кораллы көчләр сафына алыначагы турында әйтте. «Армия хезмәтенә алынучы егетләр саны елдан-ел кими бара. Элек районыбызның бер авылыннан гына да 25әр кеше алына иде. Хезмәт итәргә кирәк, бу 18 яше тулган һәр егетнең бурычы. Сезнең элгәреләр кебек үк лаеклы хезмәт итәргә кирәк»,– диде Газинур Әүхәт улы. «Форпост» муниципаль учреждение директоры Александр Кочетков та булачак солдатларга матур теләкләрен җиткерде. Бу көнне призывниклар өчен армия хезмәтенә, Ватанга мәхәббәт, солдат намусына багышланган җырлар яңгырады. Аларны район һәм Красновидово мәдәният йортлары хезмәткәрләре башкарды. Аннары РДК хезмәткәрләре булачак солдатлар өчен әзерләгән интеллектуаль разминка булды. Чара тантаналы шартларда үткәрелде. Егетләр кайда гына хезмәт итмәсен, ул җиңел булмаячак. Чын егетләр Кораллы көчләр сафына җиңел тормыш эзләп түгел, ә кулларына корал алып, үзен, гаиләсен, илен саклар өчен Ватан алдындагы бурычын үтәргә бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International