Мәктәпнең “Эшлекле сишәмбесе”

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Район җитәкчеләре өчен “Эшлекле дүшәмбе” ничек мөһим, шулай ук Кама Тамагы мәктәбе укучылары өчен һәрбер сишәмбе үткәрелә торган линейкалар да кирәкле һәм актуаль, чөнки анда укучыларны мәктәптә үткәрелә торган бәйгеләр, ярышлар, төрле чаралар белән таныштыралар, мәктәпнең эчке тәртип саклавы турында сөйләшәләр һәм иң күңеллесе – төрле бәйгеләр җиңүчеләрен бүләклиләр.

Шулай, 28 октябрь көне үткәрелгән линейкада укучылар белән каникулга чыгар алдыннан иминлек техникасы буенча инструктаж  үткәрделәр, “Дөньяда бала хаклы” мәгълүмат-иҗтимагый видеороликлары Республика бәйгесенең торышы белән таныштырдылар, “Минем поселокта көз” фото-бәйгесендә, “Нинди матур бу дөнья”, “Мин ГТО нормаларын тапшырам” рәсем бәйгеләрендә җиңүче укучыларны бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International