Күңелле зарядка

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Дәресләрне иртәнге зарядка белән башлап җибәрү – советлар мәктәбенең яхшы традициясе –башкача төзелү елларында онытылды. 2009 ел Татарстан Республикасында Спорт елы булганлыгы аркасында зарядка яңадан мәктәпләргә кайтты һәм шул чактан бирле Кама Тамагы мәктәбенең һәрбер уку көне иртәнге зарядка белән башлана.

8 сыйныф укучылары кызык һәм күңелле карар иттеләр: зарядканы олы спорт залында, музыка җибәреп, бөтен мәктәп белән оештырдылар. Башлангыч мәктәп укучылары волонтерлар белән күрсәтелгән хәрәкәтләрне күңелле һәм тату итеп кабатладылар. Көнең шундый дәртле итеп башлангач, дәресләр дә бер сулышта үтеп китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International