Кама Тамагы МР Осинники авыл китапханәсендә М.Ю.Лермонтовның 200-еллыгына багышланган “Илһамның тынгысыз гение” исемле китап күргәзмәсенен оештырдылар. Анда кыска, ләкин кызык гөмерле искиткеч шагыйрь, гаҗәеп талантлы кеше китаплары күрсәтелде. Укучылар Лермонтовны рәссам буларак белделәр. Күргәзмәдә аның рәсемнәре, акварель, май белән ясаган эшләре курсәтелде. Авыл китапханәсе методисты һәм аның актив укучылары башкаруында “тынгысыз гений” шигырьләре яңгырады.