Конференция

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

2014 елның 28 октябрендә муниципаль бюджет  урта гомуми белем бирү учреждениесы «Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбе» ндә территориаль профсоюз оешмасы халык мәгарифе һәм фән эшчеләренең 18нче отчет-сайлау конференциясе булды. СПО рәисе Т.Н.Гращенкова 2009-2014 елларда район Советы эше турында отчет доклады белән чыгыш ясады. Контроль-ревизия комиссиясы рәисе В.М.Гәлиуллина бюджет башкару һәм профсоюз оешма акчалары кая тотылганы турында доклад ясады.

Конференция эшендә Кама Тамагы муниципаль  районы башлыгы урынбасары Г.Ә.Гәбидуллин, Мәгариф Идарәсе җитәкчесе И.М.Гөмәров, мәгариф һәм фән профсоюз эшчеләренең Реском Профсоюзы әгъзасы Л.А.Андреева, гомуми белем профкомы җитәкчеләре һәм рәисләре катнашты.

Фикер алышуда  Сюкеево урта гомуми белем мәктәбе директоры Е.И.Калеева, Кама Тамагы татар урта гомуми белем мәктәбенең профком рәисе Р.Р.Әскәрова, Кама Тамагы штп. “Солнышко” №2 балалар бакчасы рәисе Г.Г.Афонина, Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбе рәисе Л.М.Гыймранова чыгыш ясадылар.

Башлык урынбасары да, Мәгариф Идарәсе җитәкчесе дә, профсоюз Рескомы да РСПО эшенә уңай бәя бирделәр.

Конференциядә киләсе 5 елга эш органнары формалаштырылды, бурычлар һәм максатлар әйтелде, СПО яңа составы сайланды – аны яңадан Т.Н.Гращенкова җитәкчелеге астына алды.

Реском һәм РСПО мактаулы грамоталары  белән иҗтимагый партияләр һәм беренчел оешмаларрәисләре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International