- Бездә база формалашкан, аңа кирәк булган очракта яңа мәгълүматлар кертелә, – ди Фәрит Рәшит улы – Без бу форманы, мәсәлән, төрле зур чараларда катнашучыларны электрон теркәү вакытында куллана алабыз. Аерым алганда, бу эшне безнең түгәрәк укучылары узган атнада үткәрелгән башлангыч сыйныф укытучыларының зона семинарында башкарды. Бу юлы теркәүнең яңа системасын мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы конференциясе делегатлары үзләрендә сынады. Форма - бердәм документ, анда берүк вакытта берничә кеше эшли ала. Түгәрәккә йөрүче укучылар IT-технологияләр республика конкурсы йомгаклары буенча бүләккә алынган 3D принтерыннан грамоталы куллана.