30 октябрь көне Кирельский авыл җирлегенең Мордва Каратае һәм Ишем авылларында Кече авыллар көне үткәрелде. Анда район Советы Аппараты җитәкчесе һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты. Мордва Каратае яшәүчеләре район җитәкчелегенә яңа мәдәният йорты һәм асфальт юлы өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Ә Ишем авылы яшәүчеләрен үзләренең авыл мәдәният йорты хәле бик борчыта. Чөнки анда бик салкын һәм төрле мәҗлесләр үткәрергә бик уңайсыз. Шулай ук Ишем яшәүчеләре өчен төп проблема – авылга керү юлы төзекләнмәве. Ике авыл өчен дә дулкынландыручы сорау – кышкы чорда юлларны кардан чистарту.