Красновидово авыл китапханә һәм мәктәп хезмәткәрләре Халык бердәмлеге көненә багышланган “Россия халкы бердәмлек белән көчле!” исемле тематик кичәсен үткәрделәр.
Красновидово авыл китапханә һәм мәктәп хезмәткәрләре Халык бердәмлеге көненә багышланган “Россия халкы бердәмлек белән көчле!” исемле тематик кичәсен үткәрделәр. Кичә сценарие эчтәлегендә – шигырьләр, 1612 елдагы тарихи вакыйгалар сәхнәләштерүләре, К.Рылеевның “Иван Сусанин” поэмасы өземтәсен рольләргә бүлеп уку һәм брейн-ринг. Брейн-ринг 17 гасыр башы тарихи вакыйгаларына һәм бәйрәмнең каян килеп чыгуына багышланган сораулардан торды.