2014 елның 30 октябрендә Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбендә 8-11 сыйныф укучыларын ДЙА һәм БДИга әзерләү буенча ата-аналар җыелышы булды.
Ата-аналар алдында мәктәп директоры Е.А.Гыймадиева һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Н.С.Җиһаншина чыгыш ясадылар. Нурзия Салихҗан кызы ата-аналарга йомгаклау аттестациясен үткәрүдәге үзгәрешләр һәм яңалыклар турында сөйләде. Елена Александр кызы ата-аналарга чыгарылыш сыйныфларда үткәрелгән рус теле һәм математика сынау имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырды, мәктәптә “аталар киңәшмәсен” булдыру турында уйларга тәкъдим итте.
Ә җыелыш алдыннан мәктәп фойесында ата-аналарны Г.Р.Исмәгыйлева җитәкчелегендә “Мөстәкыйль балалар” проекты катнашучылары көтеп тордылар. “Наркотикларсыз яшәү” республика айлыгы чикләрендә укучылар ата-аналарга беркөнлек контрактка кул куярга тәкъдим иттеләр. Контракт йөкләмәсе: үз сәламәтләгеңә зарар китермәскә, тәмәке тартмаска. Акциядә катнашучыларга “Мин тартмыйм!”, “Мин чиста үпкәләр белән сулыйм!” дип язылган йөрәкләр таратылды. 70тән артык ата-ана контрактка кул куйдылар. Алар арасында аталар байтак булганы бик мөһим һәм күңелле, чөнки балалар өчен шәхси үрнәкне бернинди сүз белән дә алыштырып булмый.