Смотр-конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы һәм традицион мәдәниятны үстерүнең республика үзәге оештырды. Конкурс максаты – балалар театр иҗатын үстерү, балаларны рухи һәм әхлакый тәрбияләү, үзенчәлекле балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр коллективларын ачыклау. Йомгаклау турында катнашу өчен Әтнә, Алексеевск, Мөслим, Мамадыш, Әлмәт, Чүпрәле, Бөгелмә, Тукай, Теләче, Кама Тамагы районнары, Башкортстанның Дүртөйле районы, Зәй, Азнакай һәм Казан шәһәрләре теарт коллективлары сайлап алынды. 1 ноябрьдә безнең районнан Затон клубының “Вообрази” театр коллективы катнашты. Алар балалар бәйрәмен тантаналы ябу вакытында смотр-конкурста катнашучылар дипломы белән бүләкләнәчәк.