2014 елның 4 ноябрендә Кирельский авыл мәдәният йортында Халык бердәмлеге көненә багышланган “Ватан нәрсәдән башлана?” дип исемләнгән белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Гончарова Нина Анатолий кызы балаларны Россия символлары: әләм, гимн һәм герб белән таныштырды, бәрәмнең килеп чыгу тарихын һәм 1912 елда Россияне азат итү өчен батырлык эшләгән Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский турында сөйләде.