5 ноябрьдә Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе бинасында ана (гаилә) капиталы тапшырдылар. Икенче, өченче һәм аннансоңгы балаларын дөньяга китергән 4 әнигә тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты тапшырылды. Идарә җитәкчесе Илмир гыйлметдинов аларга бәхет, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.
Хәрбер гаиләгә Идарәдән истәлекле балалар уенчыклары тапшырылды.